Татарстан Республикасы Президенты “Җирле референдум турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законына кул куйды

2008 елның 27 мае, сишәмбе
Закон федераль законнардагы соңгы үзгәрешләр нигезендә, аерым алганда, “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында” Федераль законга кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып кабул ителде.
Яңа кабул ителгән ТР Законының тиешле нигезләмәләрендә сайлау берләшмәләренең җирле референдум үткәрү барышында катнашуларына бәйле үзгәрешләр яктыртылган. Моңа бәйле рәвештә, сайлау блоклары референдум барышында катнашучылар исәбеннән төшереп калдырылалар.
Гражданнарга караган референдум үткәрү башлангычын гамәлгә ашыру тәртибенең имзалар җыю һәм язу кәгазьләрен тикшерүгә кагылышлы нормалары өлешенә җитди үзгәрешләр кертелде.
Законда федераль законнар нигезендә электрон тавыш бирүне (ягъни кәгазьдән эшләнгән бюллетеньсез тавыш бирүне) үткәрү мөмкинлеге каралган, аңа контрольне РФ Үзәк сайлау комиссиясе гамәлгә ашырачак.
Законнарда шулай ук агитация үткәрү тәртибе, референдум фонды булдыру һәм аңа иганәләр кертү тәртибенә, шулай ук тавыш бирүгә йомгак ясау һәм референдум нәтиҗәләрен чыгаруга кагылышлы нормалар тәгаенләнә.
Закон тексты рәсми рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International