2020 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә:
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары;
Квалификация таләпләре: "Юриспруденция" әзерлек юнәлеше (белгечлеге) буенча югары белем, дәүләт хезмәте стажы кимендә бер ел яисә белгечлек, юнәлеш буенча ике ел эш стажы.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
Квалификация таләпләре: "Юриспруденция" әзерлек юнәлеше (белгечлеге) буенча югары белем.
http://gossluzhba.gov.ru/Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмати системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/
Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документлар кушып, конкурс комиссиясе секретарена 2020 елның 15 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла:
Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 223-07-87.
Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 30 июлендә булачак (якынча).
Конкурс үткәрү вакытында конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм шәхси әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.
Нмгезләмә Татарстан Республикасы юстиция министрының «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2018 елның 28 июлендәге 55од боерыгы белән расланган.
Кандидат тестка әзерләнү өчен "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы" http://gossluzhba.gov.ru/федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин. http://gossluzhba.gov.ru/