Татарстан Республикасы муниципаль районнары халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2020 елның 26 июне, җомга

26 июньдә «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җир һәм торак законнарын куллану мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына видеоконференцэлемтә режимында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.

       Чара спикерлары - Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре бирелгән барлык сорауларга да җавап бирделәр.

       Апас, Арча, Чүпрәле, Менделеевск, Сарман һәм Чистай муниципаль районнары халкы актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International