Законнардагы үзгәрешләр турында

2008 елның 28 мае, чәршәмбе
“Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законының 13 статьясына үзгәреш кертелде.
Закон нигезләмәләренең яңа редакциясе торак шартларын яхшыртуда мохтаҗ буларак теркәлгән гаиләдә баланы уллыкка (кызлыкка) алганда сатып алына торган торак өчен беренче һәм агымдагы кертемнәрне түләү хокукы законнарда билгеләнгән күләмдә бирелүне күздә тота.
Югарыда күрсәтелгән ТР Законы ТР Дәүләт Советы тарафыннан 2008 елның 24 апрелендә кабул ителде, “Ватаным Татарстан” газетасының 2008 елның 24 маендагы 97-98 нче санында басылып чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International