Бүген 14 июльдә күренекле дәүләт эшлеклесе, бөек рус шагыйре, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державинның тууына 277 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узды.
Традиция буенча чара Казанның Лядской бакчасында узды, анда юстиция министры Рөстәм Заһидуллин мәдәният министры Ирада Әюпова белән Гавриил Романович һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Чара Лаеш районында дәвам итте, анда 2020 елда юриспруденция һәм әдәбият өлкәсендә Гавриил Державин исемендәге республика премиясе лауреатлары игълан ителде.
"Мәгълүмат куркынычсызлыгын җинаять-хокукый саклау" монографиясе өчен Марина Александровна Ефремова 2020 елда юриспруденция өлкәсендә премия лауреаты булды.
Әдәбият өлкәсендә "Негде яблоку упасть!" (балалр өчен шигырьләр һәм тәрҗемәләр) һәм "Алмазная гора" (пьеса-әкият) китаплары өчен өчен Борис Григорьевич Вайнер премиягә лаек булды.
Чаралар барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп башкарылды.