23 июльдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Чарада муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру өчен җаваплы муниципаль берәмлекләр вәкилләре, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар, суд приставлары, шулай ук муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю өчен җаваплы затлар катнашты.
2020 елның 1 яртыеллыгына эш йомгаклары буенча административ комиссияләр һәм вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеген анализлау нәтиҗәләре турында доклад белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова чыгыш ясады, муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю мәсьәләләре буенча җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Р. У. Гарипов чыгыш ясады.
Штрафларны мәҗбүри тәртиптә түләттерү турында мәгълүматны суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкарма җитештерүне оештыру бүлеге башлыгы А.Р. Ибәтуллин җиткерде.
Ахырда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов киңәшмәдә катнашучылар алдына административ штрафлар буенча бурычларны киметү максатларында суд приставлары белән уртак эшне оештыру буенча бурычлар куйды.