Федерация Советы утырышында “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” ФЗның 42 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон хупланды

2008 елның 3 июне, сишәмбе
Закон “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 131-ФЗ номерлы Федераль закон һәм “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” 25-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларының килешмәүчәнлеген бетерүгә юнәлтелгән.
25-ФЗ номерлы Федераль законда каралганча, муниципаль хезмәтнең хокукый нигезен тәшкил итә торган хокукый актлар арасында муниципаль берәмлекләр уставлары белән бергә бүтән муниципаль хокукый актлар да күздә тотыла. Аерым алганда, 25-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә муниципаль хокукый актлар белән муниципаль хезмәт вазыйфалары, һөнәри белем дәрәҗәсенә һәм муниципаль хезмәт стажына квалификация таләпләре, конкурс үткәрү тәртибе билгеләнә, аттестацияләү турында нигезләмә раслана.
Моның белән бергә 131-ФЗ номерлы Федераль законның 42 статьясы нигезләмәләре нигезендә муниципаль хезмәтне җирле дәрәҗәдә хокукый җайга салу бары тик муниципаль берәмлекләр уставлары белән генә гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Мондый килешмәүчәнлекләрне бетерү максатында хупланган закон 131-ФЗ номерлы Федераль законның 42 статьясына яңа нигезләмә өсти, аның нигезендә муниципаль хезмәтне җайга салу муниципаль берәмлекләр уставлары һәм бүтән муниципаль хокукый актлар белән бергә гамәлгә ашырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International