Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов бүген җирле үзидарәнең вәкаләтле вазыйфаи затлары, юридик хезмәтләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле администрацияләрнең нотариаль гамәлләр башкаруга вәкаләтле вазыйфаи затлары өчен нотариаль гамәлләр башкару мәсьәләсе буенча видео аша кабул итү уздырды.
Чарада РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсенең адвокатура өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек, нотариат, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу бүлегенең баш белгеч-эксперты Альбина Гафурова, ТР Нотариаль палатасының өлкән юристы Лилия Камалова, ТР Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнаштылар.
Видео аша кабул итү барышында кергән сорауларга җаваплар бирелде, проблемалы ситуацияләр каралды, нотариаль гамәлләр башкару буенча практик күрсәтмәләр бирелде.