1923 елның маенда ТАССР Юстиция Халык комиссариаты тарафыннан чыгарылган «Совет юстициясе хәбәрләре» журналының беренче саны басыла. Журнал юстиция органнары эшен яктырта, теоретик аңлатмалар, суд хроникасы һәм төрле декретлар, күрсәтмәләр, циркулярлар һәм боерыклар бастырылган рәсми өлештән тора.
Редакция коллегиясенең укучыларга мөрәҗәгатендә күрсәтелгәнчә, ул вакытта журналның төп бурычы урыннарда суд хезмәткәрләренә ярдәм итү булган. Ярдәм совет хокукы һәм агымдагы законнар мәсьәләләре буенча практик материаллар һәм тулы мәгълүмат бирүдән гыйбарәт булган. Журнал ул вакыттагы һәр суд хезмәткәренең өстәл китабы булыр дип уйланылган.
Журналның җаваплы мөхәррире-Юстиция халык комиссары Баһаветдинов Гыймаз Баһаветдин улы. Ул Юстиция Халык комиссариатын 1921 елдан алып 1926 елга кадәр җитәкләгән. Гыймаз Баһаветдин улы хезмәт сөючән һәм күпкырлы кеше буларак, матбугат өлкәсендә актив эш алып бара, «Массаларга техника» республика техник листовкаларының редакторы була, илнең халык хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүне яхшырту буенча гамәли тәкъдимнәр белән чыгыш ясый. «Совет юстициясе хәбәрләре» журналының беренче санында «Совет юстициясенең хәзерге һәм якын киләчәктәге бурычлары» дигән мәкалә урын алган, аның авторы Гыймаз Баһаветдинов үзе булган.
#изисториистолетия #100леттасср #тасср100ел #100летнаркомюст