#ЙӨЗЬЕЛЛЫКТАРИХЫННАН

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

1987 елның сентябрендә Юстиция министрлыгы җитәкчесе итеп Салабаев Альберт Михайлович билгеләнә. Аның җитәкчелегендә ведомство дәүләт хакимияте органнарының закон проектлары һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген хокукый тәэмин итүдә әйдәп баручы позициядә тора, аның эше республиканың законнар базасын формалаштыруга, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертә.

Альберт Михайлович Татарстан Конституциясе проектларын, шулай ук милек һәм дәүләт хезмәте турындагы закон проектларын эшләүчеләрнең берсе булды. Аның җитәкчелегендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары җыентыклары әзерләнде һәм бастырып чыгарылды.

Ул җитәкчелек иткән чорда ведомство өчен әһәмиятле бик күп тарихи вакыйгалар булды. Мисалга, 1990 елда ТАССР Юстиция министрлыгы ТССР Юстиция министрлыгына, ә алга таба-хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы итеп үзгәртелә. Моннан тыш, 1994 елда ведомство Кремль урамы, 16 йорт адресы буенча урнашкан бинага күчте.

Салабаев Альберт Михайлович КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы, «Хезмәт ветераны» медале, Анатолий Конин медале, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, шулай ук аңа «Россия Федерациясенең атказанган юристы» дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International