Татар телендә электрон китапханә проектын эшләү

2008 елның 9 июне, дүшәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы төп норматив хокукый актларының татар телендә электрон китапханәсе проектын булдыру буенча эшче төркем утырышы булды.
Эшче төркем әгъзалары бу елның узган айларында эшләнгән эшкә йомгак ясадылар. Тәрҗемәләргә һәм база булдыруга бүлеп бирелгән финанс чараларын тоту турында хисап тыңладылар. “Гарант-Софт” компаниясе вәкиле Т.Н.Шәйхетдинов, Мәскәүдән яңа программа алынганнан соң, быелның июленнән электрон китапханәдә тулы текстлы документлар урнаштырылачак дип хәбәр итте.
Татар телендә электрон китапханә проектын булдыру буенча эшне дәвам итү өчен “Гарант-Софт” компаниясе белән яңа шартнамә төзелде һәм киләсе кварталга эш күләме билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International