Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Судьялар советы утырышында юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм Россия Федерациясе суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзара хезмәттәшлеге турында  сөйләде.

Җәмәгать судьяларының, аларның аппаратлары хезмәткәрләренең, шулай ук судка мөрәҗәгать итүче гражданнарның иминлеген тәэмин итү суд участоклары эшенең нәтиҗәлелегенә йогынты ясый. Нәкъ менә шуңа күрә бүген суд участокларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә Министрлык һәм РФ Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе арасында хезмәттәшлек мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

«Хәзерге вакытта республиканың җәмәгать судьялары 72 бинада урнашкан, аларның күбесендә металл эзләгечләр яки кул металлодетекторлары бар, биналарда тышкы периметр һәм биналарның коридорларында, шулай ук суд утырышы залларында заманча видеокүзәтү системалары урнаштырылган. Моннан тыш, 72 бинаның үткәрү постлары 3 электрон база белән җиһазланган компьютер техникасы белән тәэмин ителгән, аларның эшкә сәләтлелеге даими тикшереп торыла. Эш вакытында суд участоклары биналары судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча суд приставлары тарафыннан саклана. Әлеге куркынычсызлык чаралары, шулай ук техник җиһазлану дәрәҗәсе 2020 елның беренче яртыеллыгында тыелган предметларны суд участокларына кертүнең 289 очрагын булдырмый калырга мөмкинлек бирде", - дип сөйләде Надежда Рагозина.

Министр урынбасары шулай ук җәмәгать судьялары тарафыннан салынган һәм башкарма производство кузгату өчен суд приставлары хезмәтенә җибәрелгән административ штрафларны чагыштыру буенча РФ Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсен дә билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары сала торган административ штрафлар буенча керемнәрнең баш администраторы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International