Татарстан Республикасында күчемсез милекне кадастр бәяләве буенча ведомствоара комиссия утырышы

2008 елның 10 июне, сишәмбе
Бүген Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгының (Роснедвижимость) Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Татарстан Республикасында күчемсез милекне кадастр (массакүләм) бәяләү системасына тест үткәрүне координацияләү буенча төбәк ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Утырыш эшендә эшче төркем әгъзасы сыйфатында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Эшче төркем әгъзалары “Россия Федерациясендә күчемсез милекне кадастр (массакүләм) бәяләү системасын эшләү һәм аңа тест үткәрү” пакеты буенча Реконструкция һәм үсеш халыкара банкының “Күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә алу системасын үстерү” проектын Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыру чаралары планын карап тикшерделәр.
Утырышта Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгы идарәсе, Җир кадастры, ТР Финанс министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, “Җир” (“Земля”) РКҮ вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International