Лениногорск муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 28-30 сентябрендә республиканың хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Лениногорск районында әлеге мәсьәләдә эшне оештыруның торышы өйрәнелде.

Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары аерым юнәлешләр буенча хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеге, шул исәптән «2017-2020 елларга Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау» комплекслы программасының үтәлеше белән таныштылар.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде, анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмә барышында эшнең башлангыч нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр һәм аларны бетерү буенча киңәшләр бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International