Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларына һәм җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы булды

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүген ТР Дәүләт Советында республиканың Конституция суды судьяларына һәм җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.  Эпидемиологик хәл аркасында әлеге чара быел беренче тапкыр үткәрелә.

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, ТР Судьялар советы рәисе Роман Гафаров, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Ибраһимов, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Рөстәм Заһидуллин судьяларны котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде. Бүген яңа сайланган 12 җәмәгать судьясы үз таныклыкларын алды. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International