Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видео аша кабул итү

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов онлайн-режимда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «Күчемсез милек объектларын тартып алу» темасына кабул итү үткәрде.

Онлайн-чарада ТР Югары Суды судьясы Азат Хисамов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ислам Ишмаков, Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе»нең җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Фәрит Хаматов, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең исәп – теркәү өлкәсендә эшчәнлекне координацияләү һәм анализлау бүлегенең баш белгеч – эксперты Лариса Бикчурина катнашты.

Видеокабул итү барышында катнашучылар практикада очрый торган актуаль мәсьәләләр, аерым алганда, күчемсез милек объектларын тартып алуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Профильле министрлыклар, оешмалар һәм Юстиция министрлыгы вәкилләренең муниципаль хезмәткәрләрнең сорауларына җаваплары Татарстан Республикасы Югары суды вәкиле аңлатмалары белән тулыландырылды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International