Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов онлайн-режимда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен "Тәмамланмаган төзелеш объектлары: хокукларны тану һәм рәсмиләштерү, тартып алу һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре" темасына укыту семинары үткәрде.
Чарада ТР Югары Суды судьясы Айрат Гаянов, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева, Министрлыкның җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашты.
Семинарда тәмамланмаган төзелеш объектларын дәүләт кадастр исәбенә кую, күрсәтелгән объектларга милек хокукын теркәү, шул исәптән аларны алу тәртибенә кагылышлы сораулары каралды. Муниципаль хезмәткәрләр шулай ук төзелеп бетмәгән төзелеш объектларын тартып алу эшләре буенча суд практикасы белән таныштылар.