ТР Юстиция министрлыгының аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Аттестация нәтиҗәләре буенча аттестацияләнүче 6 кеше биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 1 аттестацияләнүче – биләгән вазыйфасына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә вакантлы вазыйфаны биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде, шулай ук аттестацияләнүче 2 кеше өстәмә һөнәри белем алу шарты белән дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды.

Комиссия утырышында, гадәттәгечә, бәйсез экспертлар сыйфатында, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры Әнәс Гатауллин, «Россия юристлары ассоциациясе»бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы Минфаикъ Вафин катнаштылар.

Үткәрелә торган аттестация хезмәткәрләрнең һөнәри потенциалын һәм сәләтләрен ачыклауга ярдәм итә һәм, беренче чиратта, дәүләт хезмәткәренең үз вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International