Мамадыш муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы өйрәнелде

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Хокук бозуларны профилактикалау буенча республика хөкүмәт комиссиясенең төрле ведомстволар вәкилләреннән торган эшче төркеме Мамадыш районында күрсәтелгән юнәлеш буенча эшнең торышын өйрәнде.

Эшче төркем хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлегенең төрле юнәлешләре белән танышты, шул исәптән 2017-2020 елларга Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалауның комплекслы программасын үтәү буенча да.

 Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов киңәшмә үткәрде, аның барышында башлангыч нәтиҗәләр буенча фикер алышынды һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде. Киңәшмә шулай ук район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге башлыгы Леонид Усачев һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International