Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм алардан квалификация имтиханы алу  буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды. 

Аттестация комиссиясе карары буенча бер дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм биләп торган вазыйфаларына туры китереп класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән аттестацияләнүче 2 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 2 аттестацияләнүче – биләгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында гадәттәгечә «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы Минфаикъ Вафин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры Әнәс Гатауллин чыгыш катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International