Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советында «Элеккеге тоткыннарны ресоциализацияләүдә дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының роле» темасына онлайн-режимда узган утырышта катнашты.
Айнур Галимов Хокук бозуларны профилактикалау буенча республика хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме эшчәнлеге, аерым алганда, шәһәр округларында һәм муниципаль районнарда хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру турында сөйләде.
Утырышта шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән гражданнарны эшкә урнаштыру, аларны торак белән тәэмин итү һәм башкалар өлешендә системалы проблемалар турында фикер алыштылар. Республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнары территорияләрендә булдырылган ведомствоара территориаль комиссияләрнең роленә аерым игътибар юнәлтелде.