Инвалидлар көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2020 елның 4 декабре, җомга

Бүген Халыкара инвалидлар көне кысаларында Zoom платформасында онлайн-режимда "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә тернәкләнү узучы  I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның  вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды.

Чарада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, "Медик-социаль экспертизаның ТР буенча баш бюросы" Федераль казна учреждениесе,  РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, Дәүләт учреждениесе – РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре актив катнашты.

Чара йомгаклары буенча, түләүсез юридик ярдәм сорап 11 мәсьәлә буенча 8 граждан мөрәҗәгать итте.

Гражданнарны борчыган мәсьәләләр күбесенчә социаль өлкәгә һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International