Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә агымдагы елда Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең йомгаклау утырышы узды.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Министрлыкта коррупцион шартларны киметү буенча күрелә торган чаралар турында, шул исәптән дәүләт граждан хезмәтенә кабул иткәндә дәүләт граждан хезмәте законнары таләпләрен үтәү, Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләренең эшкуарлык эшчәнлегендә катнашуына юл куймау турында;
бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануга эчке финанс контролен һәм аудитны гамәлгә ашыру турында;
тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен тикшереп торуны гамәлгә ашырганда коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү хакында;
Министрлык тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында;
2020 елда Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарында үткәрелгән капиталь (агымдагы) ремонт эшләре нәтиҗәләре турында;
Министрлык эшчәнлегендә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының сатып алуларны гамәлгә ашыручы оешмаларда дәүләт хезмәткәрләренең сатып алуларны гамәлгә ашырганда мәнфәгатьләр каршылыгына китерә торган яки китерергә мөмкин булган кызыксынучанлыгын ачыклауга юнәлдерелгән методик рекомендацияләренең нигезләмәләрен куллану турында.