Җирле үзидарә турындагы законнарда яңалык

2020 елның 18 декабре, җомга

2021 елның 1 гыйнварында «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2020 елның 13 ноябрендәге 68-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә.

Законда социаль ярдәм чараларын алучылар арасыннан булган гражданнарның аларга ярдәм бары тик Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаган очракта гына бирелә торган категорияләре билгеләнгән. Мондый категорияләргә түбәндәгеләр керә:

- 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда алты айдан да ким булмаган чорда эшләгән затлар, СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләү чорыннан тыш; Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән затлар;

- хезмәт ветераннары;

- реабилитацияләнгән гражданнар;

- сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылган гражданнар;

- 18 яшькә кадәрге балалар булган гражданнар;

- «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затлар;

-хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлегеннән интегүче, онкология авыруларыннан интегүче затлар;

- җитмеш яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге, эшләмәүче, ялгыз яшәүче торак урын милекчеләре, шулай ук җитмеш яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге, 60 һәм 55 яшькә җиткән (ир-атлар һәм хатын-кызлар), эшләми торган гражданнар һәм (яки) I һәм (яки) II төркем эшләмәүче инвалидлардан гына торган гаиләдә алар белән бергә яшәүче  торак урыннары милекчеләре.

Гражданин социаль ярдәм чаралары сорап мөрәҗәгать иткән көннән соңгы 90 көн эчендә  салымнар, җыемнар һәм мәҗбүри түләүләр буенча бурычларын бетерсә, социаль ярдәм чараларын бирү шундый билгеләнешне сорап мөрәҗәгать иткән көннән гамәлгә ашырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International