2021 елның 1 гыйнварында «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 13 ноябрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә.
Закон нигезендә, аерым алганда, «Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2009 елның 12 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына, муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы Кодексының 4 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр нигезендә, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар булмау муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләгән затларга пенсиягә өстәмә билгеләүнең; муниципаль вазыйфаларны биләгән затларга тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләүнең мәҗбүри шарты булып тора.
Югарыда телгә алынган билгеләнешләрне сорап мөрәҗәгать иткән көннән соң 90 көн эчендә бурыч мәсьәләсе җайга салынса, билгеләнешләр шундый билгеләнешне сорап мөрәҗәгать иткән көннән гамәлгә ашырылачак.