Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында
2008 елның 8 июле, сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы булды, анда “Муниципаль районнар җирлекләре чикләренең картографик тасвирламаларын раслау турында Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү барышы хакында” мәсьәлә карап тикшерелде.
Утырышта “Муниципаль районнар җирлекләре чикләрен картографик тасвирлау эшенең торышы һәм тиешле Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү турында” доклад белән ТР юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.
2005 елда кабул ителгән муниципаль районнарның һәм алар составына керүче муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарында күрсәтелгән таләпләргә җавап бирә торган муниципаль районнарның үзләренең генә территорияләре чикләре тасвирламалары бар. Федераль законның күрсәтелгән нормаларын үтәү максатларында, республика законнарын муниципаль районнарның составына керүче җирлекләрнең территорияләре чикләренең тасвирламалары белән тулыландыру зарур, моның өчен тиешле закон проектлары әзерләнгән булырга тиеш.
Министр закон проектларын әзерләү эшенең торышы турында тәфсилләп сөйләде – аларның икесе – Лениногорск һәм Баулы муниципаль районнарына кагылышлылары - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде һәм Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан имзаланды.
Алексеевск, Әтнә, Әгерҗе, Лаеш, Питрәч, Спас, Чирмешән муниципаль районнары буенча 7 Татарстан Республикасы законы проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан өченче укылышта кабул ителде.
Әлки, Әлмәт, Балтач, Буа, Менделеевск, Саба, Азнакай, Апас, Бөгелмә, Минзәлә, Тәтеш һәм Ютазы муниципаль районнары буенча 12 Татарстан Республикасы законы проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан өченче укылышта кабул ителде.
Нурлат муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы законы проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелде һәм хәзерге вакытта анда аны карап тикшерәләр.
Арча, Зәй, Яңа Чишмә, Мөслим, Теләче, Актаныш, Аксубай, Чүпрәле, Зеленодольск, Кукмара, Сарман, Чистай муниципаль районнары буенча закон проектлары эшләнгән, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары белән килештерелгән һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышында карап тикшерелгән, аларның унысы 2008 елның 1 июленә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертелгән һәм хәзер алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертү өчен әзерләнәләр.
Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышында карап тикшерелү өчен Кайбыч муниципаль районы буенча закон проекты әзерләнгән.
Кама Тамагы, Мамадыш, Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча закон проектлары эшләнгән һәм килештерү өчен муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына тапшырылган.
Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Түбән Кама һәм Тукай муниципаль районнары буенча закон проектларын әзерләү эше төгәлләнеп килә.
Чыгышта закон проектлары белән эшләү барышында Министрлык белгечләре очраша торган мәсьәләләр турында да сүз барды. Аерым алганда, муниципаль берәмлекләрнең чикләре һәм статусы турында 2005 елда кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарындагы кайбер җитешсезлекләр ачыкланды, алар тиз арада хәл ителүне таләп итә, шул исәптән аларда башка муниципаль районнар һәм Россия Федерациясе субъектлары территорияләрендә урнашкан муниципаль районнарның басу аша кишәрлекләре чикләре тасвирламалары бирелмәгән.