Җирле үзидарә турындагы законнарда яңалык

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2021 елның 1 гыйнварында «Алкоголь, наркотик исереклегендәге яки башка токсик исерек хәлдә булган затларга ярдәм күрсәтү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 29 декабрендәге 464-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14.1, 15.1, 16.1 статьяларына җирлекләрнең, муниципаль районның, шәһәр округының җирле үзидарә органнарының җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә карамаган хокуклары исемлеген алкоголь, наркотик исереклегендәге яки башка токсик исерек хәлдә булган затларга ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру хокукы белән тулыландыручы үзгәрешләр кертелде.

464-ФЗ номерлы Федераль законны кабул итү шәһәр, авыл җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы уставларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә карамаган мәсьәләләрне хәл итүгә, шулай ук алкоголь, наркотик исереклегендәге яки башка токсик исерек хәлдә булган затларга ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыруга хокуклар исемлеген өстәү өлешендә тиешле үзгәрешләр кертүне таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International