Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркемнәре утырышын үткәрде.
Утырыш барышында түбәндәге закон проектлары каралды:
«Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү яки әйләнә-тирәдәге шартларда ориентлашу сәләтен югалткан затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;
«Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 112 статьясына үзгәреш кертү хакында»;
«Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында»;
«Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында»;
«Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына һәм «Татарстан Республикасында халыкның җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында».