Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципаль хезмәтләр күрсәтү тәртибен һәм ярдәм чараларын билгели торган муниципаль норматив хокукый актларга салым бурычының булмавы турында шартларны кертү мәсьәләсе буенча онлайн-киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә аерым муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм җирле үзидарә органнарының күрсәтелгән юнәлеш өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Чара барышында Казан шәһәре, Буа, Баулы, Балтач, Яшел Үзән, Мөслим һәм башка районнар вәкилләренең муниципаль актларны кабул итү эшенең барышы турында хисаплары тыңланды.
Мөхәррәм Ибәтов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын йөкләмәне үтәү срокларын үтәү кирәклегенә юнәлтте.