Теләче районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итү

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Теләче районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

 Гражданнарны күчмә кабул итү барышында Мөхәррәм Ибәтов үзара салым акчаларын түләү, авыл зираты территориясен төзекләндерү, мөлкәткә килгән зыянны каплау һ. б. сорауларга җавап бирде.

Кабул итү ахырында Мөхәррәм Ибәтов муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин белән берлектә авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм Башкарма комитеты аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе, административ комиссиянең җаваплы секретаре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнарының һәм Юстиция министрлыгының үзара хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Мөхәррәм Ибәтов авыл җирлекләре башлыкларының җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру турындагы сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International