Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация комитетының экспертлар советы утырышы

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының экспертлар советы утырышы узды. Юстиция министрлыгы мәйданчыгында узган утырышта Татарстан Республикасы законнары проектларын карадылар һәм хупладылар:

- «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында;

- «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 112 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты хакында;

-  «Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү яисә тирә-юньдә ориентлашу сәләтен югалткан затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында;

- «Татарстан Республикасында халыкның җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында;

 - «Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International