Җирле үзидарә турындагы законнардагы яңалыклар турында

2021 елның 12 марты, җомга

2021 елның 9 мартында «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 83 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 5 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче торак урыннары милекчеләренә, шулай ук, 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге, бары тик 60 һәм 55 яшькә җиткән кешеләрдән (ир-атлар һәм хатын-кызлар) һәм (яисә) I һәм (яисә) II группа инвалидлардан гына торган гаилә составында яшәүче торак урыннары милекчеләренә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру чыгымнарын финанслау чыганаклары аныкланды, шулай ук гражданнарның күрсәтелгән категорияләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары күләмнәре билгеләнде.

Татарстан Республикасының 10-ТРЗ номерлы законы 2021 елның 9 мартында Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International