Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышы

2021 елның 12 марты, җомга

 Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 2020 елда Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясадылар.

Утырыш барышында Татарстан дәүләт телләре турындагы законнарның үтәлеше турында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сөйләде. Министр билгеләп үткәнчә, законнарны гамәлгә ашыруның башкарма органнар өчен билгеләнгән 15 күрсәткеченнән 2020 елда 12 күрсәткечкә ирешелгән һәм җирле үзидарә органнары өчен билгеләнгән 10 күрсәткечтән 5 күрсәткечкә ирешелгән.

 «Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында ике дәүләт телендә бирелгән таныклыклар саны артты, театр-тамаша чаралары саны да артты, аларның яртысыннан артыгы татар телендә үткәрелгән. Моннан тыш, узган ел гражданнарның татар телендәге мөрәҗәгатьләре саны 20 тапкырга артты, аларга җаваплар мөрәҗәгать кергән телдә җибәрелде», - дип билгеләп үтте министр.

Рөстәм Заһидуллин шулай ук  2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр республика халкын татар телендәге элмә такталарындагы, мәгълүмат табличкаларындагы, юл күрсәткечләрендәге хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелүенә игътибар юнәлтте һәм район һәм шәһәр җитәкчеләрен әлеге бәйге турында гражданнарга актив хәбәр итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International