Законнардагы яңалыклар

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

 2021 елның 4 мартында «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законының 17 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 3 мартындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

 Кертелгән үзгәрешләр белән Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау органы тарафыннан төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлекләр территорияләренә карата әзерләнгән җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын карау вакыты утыз календарь көннән җиде эш көненә кадәр киметелде.

Моннан тыш, өстәмә рәвештә, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау органы тарафыннан төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлекләр территорияләренә карата әзерләнгән генераль план проектын карау вакыты җирле үзидарә органыннан тиешле документлар кергән көннән җиде эш көненнән дә артмаска тиеш.

 Әлеге Татарстан Республикасы Законы Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында 2021 елның 4 мартында басылып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International