7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән анда катнашучылар саны 500 кешедән артып китә дип фаразлана торган халык белән чара уздыру турында белдерү кәгазендә күрсәтелә торган мәгълүмат исемлеген халык белән чара оештыручының санитар хезмәт күрсәтү чарасын оештыру рәвешләре һәм методлары турында, халык белән чараны оештыручының халык белән чараны оештыруга һәм үткәрүгә акча җыю өчен кулланыла торган банк счеты реквизитлары турындагы мәгълүматлар белән тулыландыручы үзгәрешләр кертелде.
Моннан тыш, «Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» 2012 елның 25 декабрендәге 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясы оештыручы халык белән чара үткәрергә хокуклы булмаган очраклар турындагы пункт белән тулыландырылды.
7-ТРЗ номерлы Законны кабул итү муниципаль берәмлекләрдә гхалык бенлән чаралар үткәрүне килештерү тәртибен җайга салучы муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертүне таләп итә.
7 –ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы 2021 елның 9 мартында Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматы рәсми порталында басылды.