Татарстанның Питрәч муниципаль районында "Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы каршындагы фәнни-тикшеренү институты» ФБУ, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары һәм норматив хокукый актлары регистрын алып бару» темасына киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару һәм норматив хокукый актларны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгару тәҗрибәсе турында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сөйләде.«Муниципаль берәмлекләр уставларын электрон документлар әйләнеше ярдәмендә исәпкә алу эше белән танышу (РФ Юстиция министрлыгы уставларын исәпкә алуның пилот проекты кысаларында)» турында доклад белән РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсенең Төбәк законнары һәм муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү мәсьәләләре бүлеге башлыгы Рифат Рәхимов чыгыш ясады.
Киңәшмәдә катнашучылар норматив хокукый актларны Татарстан хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгару һәм регистрны һәм порталны алга таба интеграцияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.