Белешмә өчен мәгълүмат:
Россия законнарында «мәнфәгатьләр каршылыгы» төшенчәсе беренче тапкыр эшмәкәрлек эшчәнлеге өлкәсендә, ә мондый хәлләрнең беренче билгеләмәсе РФ Президентының 2002 елның 12 августындагы 885 номерлы «Дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотышының гомуми принципларын раслау турында»гы указында барлыкка килде.
2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ номерлы Федераль закон мәнфәгатьләр каршылыгын вәкаләтләрне объектив үтәү куркынычы белән бәйли, бу исә башка затлар, шулай ук дәүләт өчен начар нәтиҗәләргә китерә.