Җирле үзидарә турындагы законнардагы үзгәрешләр

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 8 апреленнән «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 8 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде. Аның аерым нигезләмәләре 2021 елның 7 һәм 29 июнендә үз көченә керә.

2021 елның 7 июненнән муниципаль берәмлек башлыгы муниципаль берәмлекнең теркәлгән уставын, муниципаль берәмлек уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый актны Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән устав, муниципаль хокукый акт турындагы белешмәләрне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре уставларының дәүләт реестрына кертү турында хәбәрнамәләр кергән көннән 7 көн эчендә бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә) бурычлы.

2021 елның 8 апреленнән муниципаль район, шәһәр округы, шәһәр һәм авыл җирлеге җирле үзидарә органнарына алкоголь, наркотик яки башка токсик исерек хәлдә булган затларга ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру хокукы бирелә.

2021 елның 29 июненнән шәһәр җирлегенең (шәһәр округының) җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә җирлек (яки шәһәр округы) территориясендә элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау буенча чаралар үткәрү һәм карарлар кабул итү, күчемсез милек объектларының хокук ияләре турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен җибәрү кертелә.

Моннан тыш, шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының гына түгел, шәһәр округлары бюджетларының состав өлеше сыйфатында аерым торак пунктларның, муниципаль берәмлекләр булмаган башка территорияләрнең керемнәре һәм чыгымнары сметалары каралырга мөмкин (2021 елның 8 апрелендә үз көченә керде).

18-ТРЗ номерлы Законны кабул итү муниципаль берәмлекләр уставларына һәм җирле бюджетны формалаштыру мәсьәләләрен җайга салучы муниципаль норматив хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертүне таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International