Законнардагы яңалыклар

2021 елның 20 апреле, сишәмбе
2021 елның 5 апрелендә «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 5 апрелендәге 17-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде. Үзгәрешләр торак төзелеше территориясен комплекслы үстерүне гамәлгә ашырганда гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән, аерым алганда, торак урынын яллаучыларга башка торак урыннары  бирү һәм торак төзелеше территориясен комплекслы үстерү чикләренә кертелгән күпфатирлы йортлардагы фатир милекчеләренә компенсация чаралары (башка торак урыны бирү яки аның үз торагы бәясен түләү) бирү механизмы җайга салына. 17-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 5 апрелендә басылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International