Җирле үзидарә органнары белән онлайн-киңәшмә

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  «Региональ законнар аналитигы» АМСның җирле үзидарә органнары тарафыннан кулланылу мәсьәләләре буенча агымдагы елның I кварталындагы эшкә йомгак ясадылар. Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов онлайн – режимда җирле үзидарә органнары белән «Кодекс» мәгълүмат системасының «Төбәк законнары аналитигы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы»темасына киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Балык Бистәсе, Ютазы районнары вәкилләренең отчетлары тыңланды.

Чара ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең башкарма секретаре урынбасары - юридик идарә башлыгы Сергей Столяров катнашында узды.

Җаваплы затларга  нормалар иҗат итү һәм тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен нәтиҗәле үтәүдә  «Кодекс» мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International