Шундый ук үзгәрешләр «Җирле референдум турында» 2004 елның 24 мартындагы 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кертелгән.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы Россия Федерациясе Җинаять кодексының аерым статьяларында каралган җинаятьләрне кылган өчен ирекләреннән мәхрүм ителгән затларның пассив сайлау хокукын чикләү, сайлау комиссиясе әгъзасы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм агитация чорында кандидатларга түләүле эфир вакытын һәм бушлай басма мәйданчыкларны бирү тәртибе турындагы нормалар белән тулыландырылган.
23-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 8 апрелендә бастырып чыгарылган.