Агымдагы елның I кварталында Татарстан дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнарының агымдагы елның I кварталында аларга тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруларына йомгаклар буенча онлайн-киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә муниципаль берәмлекләрнең муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру өчен җаваплы вәкилләре һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар, шулай ук суд приставлары катнашты. Киңәшмә барышында 2021 елның I кварталындагы эш йомгаклары буенча административ комиссияләр һәм вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук штрафларны мәҗбүри тәртиптә түләттерү турында мәгълүмат яңгырады. Штрафларны түләтү буенча күрсәткечләр турында фикер алышканда Казан, Чаллы, Азнакай, Бөгелмә, Югары Ослан һәм Сарман районнары административ комиссияләренең мәгълүматлары тыңланды.

Киңәшмәдә катнашучылар алдына, административ штрафлар буенча бурычларны киметү максатыннан, суд приставлары белән уртак эшне оештыру буенча бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International