Җирле үзидарә турындагы законнарда яңалык

2021 елның 7 мае, җомга

2021 елның 17 маенда «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 20 һәм 35 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 5 маендагы 29-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә.

«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына гражданнар үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча гражданнар җыены торак пункт территориясе өлешендә үткәрелергә мөмкин дип билгели торган үзгәрешләр кертелде.

Торак пункт территориясенең бер өлеше чикләре, территориянең күрсәтелгән өлешендә яшәүчеләр мәнфәгатьләреннән чыгып, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан билгеләнә.

29-ТРЗ номерлы Законны кабул итү муниципаль берәмлек территориясендә үзара салым мәсьәләләре буенча гражданнар җыенын үткәрү тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертүне таләп итә.

29-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2021 елның 6 маенда бастырып чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International