Дәүләт учреждениеләре эшчәнлегенең хокукый аспектын өйрәнү буенча эшче төркем утырышы

2008 елның 28 июле, дүшәмбе
2008 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары С.Н. Столяров җитәкчелегендә “Республика Татарстан” газетасы редакциясе” һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе” дәүләт учреждениеләре эше нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча вакытлы комиссия утырышының I беркетмәсе нигезендә оешкан “Республика Татарстан” газетасы редакциясе” һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе” дәүләт учреждениеләре эшчәнлегенең хокукый аспектын өйрәнү буенча эшче төркемнең икенче утырыш булды.
Эш барышында эшче төркемнең беренче утырышында куелган сорауларны өйрәнүнең беренчел йомгаклары, аерым алганда “Татмедиа” массакүләм коммуникация агентлагы вәкиле тәкъдим иткән гамәлгә кую документлары проектлары карап тикшерелде, газеталар редакцияләре вәкилләре фикерләре тыңланды, шулай ук алда торган мәсьәләләрне хәл итү буенча киләчәктәге гамәлләрнең мөмкин булган вариантлары хакында фикер алышынды.
Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча 2008 елның 31 июлендә узачак “Республика Татарстан” газетасы редакциясе” һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе” дәүләт учреждениеләре эше нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча вакытлы комиссия утырышында укылачак доклад өчен мәгълүмат әзерләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International