ТР Юстиция министрлыгының террорчылыкка каршы комиссиясенең җитәкче составы һәм әгъзаларының укыту семинары

2021 елның 21 мае, җомга
20 майда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының «Экстремизмга каршы тору һәм эчке эшләр органнарының терроризмга каршы көрәштә катнашуы» укыту полигоны базасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының террорчылыкка каршы комиссиясенең җитәкче составы һәм әгъзалары өчен министр урынбасары Н.В. Рагозина җитәкчелегендә укыту семинары уздырылды. Бу чара Россия Федерациясе Президентының  «Россия Федерациясендә экстремизмга каршы тору буенча ведомствоара комиссия турында»гы 2011 елның 26 июлендәге 988 номерлы указы таләпләрен тормышка ашыру һәм «Агарту эшен оештыру өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы КЮИ терроризмны һәм экстремизмны профилактикалауның уку полигоннарын куллану турында» 2002 елның 2 апрелендәге ПР-77 номерлы Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы берктмәсенең 6.1 пунктын үтәү максатларында гамәлгә ашырылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының КЮИ башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы М.Р. Гарәфетдинов Министрлык хезмәткәрләре өчен күзәтү экскурсиясе үткәрде, аларны институтның укыту-матди базасы белән таныштырды. Ул кунакларга террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау институтында,   шул исәптән аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты башлыгы, педагогика фәннәре докторы, профессор, полиция генерал-майоры Ф.К. Зиннуров җитәкли торган «ТР югары уку йортлары студентлары арасында экстремизмны профилактикалау һәм милләтара һәм конфессияара конфликтларны булдырмау» Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары Советының  югары уку йортларыара комитеты кысаларында да үткәрелә торган эшләр турында сөйләде.

Укыту семинары «Экстремизмга каршы тору һәм эчке эшләр органнарының терроризмга каршы көрәштә катнашуы» уку полигоны һәм «Взрывотехника» махсуслаштырылган классында узды, катнашучылар алдында Россия ЭЭМ КЮИ оператив-эзләү эшчәнлеге кафедрасы башлыгы полиция полковнигы Е.П. Шляхтин чыгыш ясады. Ул үзенең Татарстан Республикасы территориясендә дә, Россия Федерациясенең Төньяк Кавказ регионы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итү буенча хезмәт командировкалары вакытында да экстремизмга һәм терроризмга каршы тору буенча гамәли тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International