Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында өйрәнүләр узды

2021 елның 4 июне, җомга
2021 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты, «АРМАТ» хосусый сак предприятиесе, тиз арада җавап бирү төркеме вәкилләре катнашында шартлаткыч җайланмага охшаган чит (хуҗасыз) әйберләрне табу буенча Министрлыкның үзәк аппараты хезмәткәрләренең һәм хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен практик яктан эшкәртү буенча уку-укыту күнегүләре узды. Өйрәнүләр вакытында вазифаи затларның сак постының җаваплы хезмәткәренә хәбәр итү тәртибе, чит (хуҗасыз) предметны киртәләп алу һәм Министрлык хезмәткәрләренең аңа кагылуына юл куймау, бинага кертү режимын көчәйтү, Министрлыкның үзәк аппаратын эвакуацияләү тәртибе каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International