ТР юстиция министры Р.И. Заһидуллинның РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе каршындагы Координация советы утырышында катнашты

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе
2021 елның 10 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Координация советы утырышында катнашты, анда муниципаль нормалар иҗатының сыйфатын күтәрү турында доклад белән чыгыш ясады.

Чыгыш барышында министр утырышта катнашучыларны муниципаль норматив хокукый актларга «Кодекс» аналитик мәгълүмат системасын кулланып үткәрелә торган мониторинг нәтиҗәләре һәм муниципалитетларның актларны законнарга туры китерү буенча эше белән таныштырды. Муниципаль нормалар иҗат итү сыйфатына йогынты ясый торган факторларны билгеләде, Министрлыкның җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү эшчәнлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International