Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы

2021 елның 16 июне, чәршәмбе
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүген ТР Дәүләт Советында республиканың җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты. Таныклыклар тапшыру чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, республика Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Максим Владимирович Беляев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов катнаштылар.

Рөстәм Илдус улы судьяларны котлады һәм аларга эшләрендә уңышлар теләде. Бүген 14 җәмәгать судьясы үз таныклыкларын алдылар. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International