Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 22 октябрендәге 953 номерлы карары белән «Түләүсез юридик ярдәм» мәгълүмат системасы турында Нигезләмә расланды. Аның төп бурычларының берсе -73-ТРЗ номерлы Закон кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән гражданнар саны турында статистик характердагы хисаплылык системасында формалаштыру.
Семинар барышында «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» ТР Законы буенча халык белән эшләү алгоритмы» системасында мәгълүматларны тутыру тәртибе каралды.