Стажировканы ачып, юстиция министры Рөстәм Заһидуллин муниципаль норматив хокукый актлар проектларын сыйфатлы эшләү кирәклегенә, гамәлдәге актларга вакытында һәм тулы мониторинг уздыру һәм аларны законнарга туры китерү кирәклегенә аерым игътибар итте.
Чара КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, ДМИЮМ белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов стажерларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырды һәм алган белемнәрен киләчәктә дә нәтиҗәле куллануларын теләде.